Кушманская сельская библиотека - филиал № 9

Табигать кочагында

 Урамда көз! Агачлар яшел күлмәкләрен кызыл,сары,алтын йөгертелгәннәргә алыштырдылар.Бер яктан моңсу да,икенче яктан гаҗәеп бер манзара башланды табигатьтә.Менә шул матурлыкны күреп һәм сокланып 5 сыйныф укучылары табигать кочагында яфрак бәйрәме уздырдылар.Алар "Хуш киләсен,Көзбикә!" дип әдәби мәйданда яфрак турында шигырьләр сөйләделәр.Көзнең табигате иҗат итәр өчен бик күп мөмкинлекләр бирә.Авыл китапханәсенең әйдәп баручы методисты балаларга яфрактан роза букеты һәм шар ясау буенча аңлатма бирде.Ә укучылар үзләре яфракларның гомерләрен озынайтып ,көз истәлеге итеп гербарий ясап килгәннәр.