Кушманская сельская библиотека - филиал № 9

"Бергә уйнавы рәхәт!"

 "Тиенкәй"балалар бакчасы белән берлектә "Бергә уйнавы рәхәт!"дигән мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен  чыккан кызыклы уеннар китабын тәкъдим итү чарасы уздырылды.Эчтәлеге һәм максатлары буенча уку-укыту басмасы балаларны танып белү,иҗади һәм аралашу мөмкинлекләрен үстерүгә юнәлдерелгән.Бу методик кулланма балалар бакчалары тәрбиячеләре һәм психологлары өчен методик  уен-дәреслек.Бездә бу басманы кулланып төрледән-төрле уеннар: "Исәнме,бу- Мин";"Мин әйтәм,син әйт";"Кул җылысын тапшыр";"Серле урындык"дигәннәрен балалар белән бергә уйнадык.

"Кем бүген иң матуры?

Кем бүген иң бәхетлесе?

Серле урындыкка,утырып,

Тизрәк безгә күрен!" дигән шигырьләр белән башланып киткән "Серле урындык" уены нәниләргә аеруча ошады.

 Уеннар мәйданында биедек,җырладык,"Шалкан" әкиятен дә сәхнәләштердек.Рәхәтләнеп күңел ачтык!