"Үткәннәр сагындыра..."
Кешеләр олыгайгач,күңелләреннән гел үткәннәрен барлап яшиләр.Көн дә үзгәрүче заманда артка борылып карарга, үткәннәрне искә алырга яратабыз.Хатирәләрне уйлап юанабыз,сөенәбез,кайчакларда уфтанып та куябыз.Еллар үткән саен,сагыну хисләре көчәеп,күңелләр очрашу мизгелләре көтә.Кошман мәдәният йортында озак еллар китапханә системасында һәм бүгенге көндә эшләүче китапханәчеләр белән "Үткәннәр сагындыра"...дигән очрашу кичәсе үткәрелде.Чара хатирәләрне-истәлекләрне,үткәннәрне барлау форматында узды.Сагынып,юксынып,безнең арабызда булмаган хезмәттәшләребез дә искә алынды.Очрашу чәй табыны янында музыкаль номерлар белән аралашып барды.