Эх,җиләкле җәйләре...
"Җәйне ни өчен яратасың?"-дип җиләк җыючыдан сорагач(әнгәмәдә Гүзәлия апа) җавабын бары тик өч сүз белән генә җиткерде."Җиләк.Кайнатма.Компот".Чөнки "җиләк сезоны"ачылды.Уңган хуҗабикә җиләкләр турында тулы дәрес-әнгәмә бирде."Виктория җиләген яратып ашаучылар мәңге яшь булып саклана"- ди Гүзәлия апа. Ә җир җиләге кайнатмасын әзерләү буенча үзенең рецептын бирде. Җир җиләге(чистартылмаган)-3 кг. Шикәр-4кг. Җиләкне иттарткычта яисә блендерда изәбез,аннары аңа 4кг шикәр комы өстибез.Шикәр төпкә утырмасын өчен,һәрдаим болгатып тору зарур.Әзер кайнатманы шулай ук банкаларга салырга кирәк. "Җир җиләге иммунитетны ныгыта "-дип тәмамлады әнгәмәне җиләк җыерга яратучы хуҗабикә.Җыйган җиләкләрегез белән чәйләрегез тәмле булсын!