Хәтер һәм кайгы көне
Авылыбызда Хәтер һәм Кайгы көне Җиңү көне кебек зурлап узды. Бөек Ватан сугышында яу кырыннан әйләнеп кайтмаучыларны, үз гомерләре бәрабәренә җиңүне якынайтучыларны һәм Җиңү салютын күрә алмаучыларны хөрмәтләп мәктәп янындагы "Кояшкай" ял лагере балалары белән һәйкәл янда авылдашларыбызны искә алдык.Җиңүчеләр,сезгә түбәнчелек белән баш иябез!Без сезгә мәңге рәхмәтле!