"Бәйрәм бүген,бәйрәм бүген..."
Китапханәдә бүген Габдулла Тукайның "Бәйрәм бүген!" дигән шигыре укылды.Шигырь мөселманнарның изге бәйрәме - Ураза гаетен күз алдында тотып язылган. Ул 1908 нче елда "Әлислах" дигән газетада басылган. Җәүдәт Фәйзи бу шигырьгә көй язган һәм бәйрәм рухы күтәрә торган бик матур җыр барлыкка килгән.
"Бар күңеллек бөтен дөньяда,бар бер ямь бүген.
Нәрсә бу?- Мин беләм: бәйрәм бүген,бәйрәм бүген!.."