Кушманская сельская библиотека - филиал № 9

"Батырлыгы кайтты җыр булып"

2026 елның 15 февралендә Муса Җәлилнең тууына 120 ел тулуны билгеләп үтәчәкбез.Бөек татар шагыйренең мирасын саклау максатыннан,Кошман авыл китапханәсендә " Батырлыгы кайтты җыр булып" һәм " Муса Җәлил- балаларның якын дусты" дигән мәгълүмати юбиләр полкалары эшли. Укучыларны шагыйрьнең тормышы һәм иҗаты турындагы китаплар,аның гаилә фотолары белән танышырга чакырабыз.