"Чәк-чәккә мәдхия"
Кошман авыл китапханәсендә укучылар белән "Чәк-чәккә мәдхия" дигән чара узды.Чәк-чәк татар халкының милли ризыгы.Ул Татарстанның визит карточкасы булып тора.Бәйрәм өстәленең алыштыргысыз бизәге,табын патшасы, татарның кунакчыллык билгесе булган чәк-чәкнең пешерү тарихы белән балалар Зөләйха Миңһаҗеваның " Чәк-чәк" дигән шигъри риваяте аркылы танышып белделәр.Чәк-чәк пешерүнең рецептлары һәм пешерү тәртибен телефон аркылы куар-код аша карап икмәк заводына виртуаль сәяхәт ясадылар.Балалар баллы чәк-чәкне авыз итеп,тәмләп чәйдә эчтеләр.