"Авыл яши-Деревня живёт."
"Авыл яши-Деревня живёт" дигән проект кысаларында Кошман авыл китапханәсендә игенчелек һәм кошчылык белән шөгыльләнүче яшь фермер-эшмәкәр Сайранов Р.Р. хезмәте белән танышу чарасы узды.Очрашуның кунагы Рушан Рөстәм улының тормыш иптәше Динә Рафик кызы "Тәмле тавык" дигән кошчылык фермасының эше һәм хезмәте белән таныштырды.Балалар кызыксынып сораулар да бирделәр.Гаилә фермасының төп юнәлеше-табигый шартларда үскән тавыклар,экологик чиста ит һәм хәләл продукция.Мондый гаиләләр булганда авыл яшәр һәм яшәрер.