Яшьләр җыены
1 гыйнвар көнне Кошман мәдәният йортында авылыбызның иң-иң сәләтле,талантлы кызлары белән яшьләр җыены үткәрелде.Кызларыбыз-йолдызларыбыз:Фәттахова Диләрә,Сафина Алия,Гарифуллина Чулпан һәм Минвәлиева Мәрьям.Сафина Алиябез генә Мәскәүдән кайталмады.Җыен барышында геройларыбызның һәрберсе белән аерым-аерым танышу булды һәм аларга сораулар бирелде.Чарага укытучылар да килгән иде,кызлар турындагы истәлекләре һәм хәтирәләре белән уртаклаштылар.Алып баручы кызларның әти-әниләренә,мәктәп укытучыларына рәхмәт сүзләре җиткерде һәм яшьләребезгә һәрберсенә матур теләкләр әйтте.