Кушманская сельская библиотека - филиал № 9

Тылсым илендә кунакта

 Кышкы матурлыкны күрә белгән кешегә бу дөнья бер тылсым иле кебек.Кыш үзенең аклыгы,сафлыгы белән йөрәкләрне дә пакьләндерә.Күңелдә саф хисләр тибрәлә,кар төсле ап-ак күлмәк киеп,мамык болытлар өстенә утырып,рәхәтләнеп бер көләсе,уйныйсы,алар эчендә назланасы килә.Менә бездә бүген "Тиенкәй" балалар бакчасы белән "карлы мамык болытларга утырып" кар патшалыгына сәяхәт ясадык.Сәяхәтебез кар бөртеге турындагы әкият белән башланып китте.Балалар кыш,кар турында шигырьләр сөйләделәр.Китапханәдән  кунакка килгән китаплар белән таныштылар.Рәхәтләнеп терле-терле конкурсларда,уеннарда үзләрен сынап- ярышып алдылар.Ә сәяхәт беткәндә арып-талып тәмле коймак белән чәйләп  саубуллаштылар.