"Мәдәни десант"
Кошман мәдәният йортында "Мәдәният" илкүләм проекты кысаларында оештырылган "Мәдәни десант" күчмә семинар-практикумы узды.Төп максаты -мәдәният учреждениеләре хезмәткәрләренә консультация,практик һәм методик ярдәм күрсәтү.Кошман китапханәсенең әйдәп баручы методисты Сафиуллина Гөлия Ягфар кызы үзенең тәҗрибәсе белән бүлеште,яңа эш алымнары турында сөйләде.Кошман мәктәбенең Резеда Хәйруллина җитәкчелегендәге "Мизгел" театры төркеме Раилә Мөхсинованың "Сугыш ярасы" пьесасын кунакларга тәкъдим итте.