Кушманская сельская библиотека - филиал № 9

Хәтер яктысы

2025 ел Россиядә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы һәм нацизмга каршы көрәштә тынычлык һәм бердәмлек елы дип игълан ителде.Республикада әлеге игъланга кушылып Ватанны саклаучылар елы башланып китте. Вакыт узган саен тарих сәхифәләренә тузан кунса да,Бөек Җиңү турындагы хәтерне саклау - әби-бабаларыбызның әманәте.Ил хәтере-кеше хәтере.Бөек Җиңүнең 80 еллыгы алдыннан һәм  тарихнын онытылмас бите булган Ленинград камалышы тулысынча өзелгән көн уңаеннан Кошман авыл китапханәсендә "Үлемсез полк сөйли " сәхифәсендә  ГЕРОЙ-Бөек Ватан сугышы ветераны-инвалид Сафиуллин Хәлил Сафиулла улынын(1924-1992) тормыш һәм сугыш юлы белән танышу узды.

Тарих саннарда:

Ленинград камалышы 1941 елның 8 сентябреннән 1944 елның 27 гыйнварына кадәр 872 көн дәвам итә.Әдәби әсәрләрдә,һәйкәлләрдә күп вакытта ул 900 көн һәм төн дип түгәрәкләп бирелә.

Эвакуация 1943 елга кадәр дәвам итә."Тормыш юлы"-Ладога күле аша шәһәрдән бер миллионга якын кеше чыгарыла.

Салкыннар башлануга кешеләр күпләп кырыла башлый.Халыкның бары тик 3 проценты гына бомбага тотудан һәлак була. 97 проценты ачлыктан җан төслим кыла.

Камалыш вакытында һәлак булган ленинградлыларның саны-642 мең кеше.