Кушманская сельская библиотека - филиал № 9

Яулык-күңел пакьлеге, Яулык-йөзнең аклыгы.

 Кошман мәдәният йортында "Яулык-мөселманлык билгесе"дигән осталык дәресе уздырылды.Чара Ләйлә Дәүләтованың "Яулыклы кызлар"дигән шигыре белән башланып китте.                                                                                     "Дөньяга нур сибеп йөри

Яулыклы матур кызлар.

Әйтерсен дә караңгыда

Юл күрсәткән йолдызлар..."

 Беренче булып яулык (хиҗаб)тарихы белән  бәйләнгән мәгълүмат бирелде. Чараның икенче өлешендә яулыкны матур итеп бәйләү тәртипләрен күрсәтү иде. Ә осталык дәресләрен республикада  иң яхшы, яшь вәгазьче исемен алган Минвалиева Мәрьям  бирде.Ул бу конкурска әзерләгән "Татар милли киеме: тарих һәм чынбарлык" дигән чыгышы белән безне дә таныштырды. Яшьүсмерләр биредә  үзләренә яулык ябу буенча  бик күп файдалы мәгълүмат тупладылар. Һәркайсы рәхмәтле булып,мондый чаралар ешрак оештырылсын иде дигән теләктә таралдылар.