"Үлемсез полк" сөйли
Бөек Җиңүнең 80 еллыгы алдыннан Кошман китапханәсе пушкинская карта буенча "Үлемсез полк " сөйли дигән патриотик чара уздырды.Беренче өлешендә укучылар бабаларын искә алып,алар турында җыйган бай мәгълүмат белән таныштырдылар.Икенче өлешендә "Солдат хатлары" чигү буенча осталык-дәресе уздырылды.