Гомерегез булсын бәхетле,Бәхетегез булсын гомерле"
Кошман авыл китапханәсендә Гаилә елына үзенчәлекле күргәзмә эшли башлады,монда туйга һәм никахка чакыру открыткалары урнаштырылды. Олы буын кешеләре күргәзмәгә нык игътибарлы,үзләренен яшьлекләрен искә алып хәтирәләргә бирелеп никах -чакыру открыткаларында булган шигырьләрендә искә тешерделәр:
"Өр-яңа тормыш башлыйбыз,
Юлыбыз-яшел келәм.
Дөнья ямьле дуслар белән,
Якын туганнар белән.
Сез килсәгез,бәйрәмебез
Матурланыр тагы да.
Бик тә аласыбыз килә
Сезнең фатиханы да."
"Яшьлегебез чәчәк атты,
Инде хәзер туен бәйрәм итәбез.
Шул яшьлекнең матур мәҗлесенә,
Сезне килүегезне көтәбез"-дип искә алды күргәзмә белән танышканда Гүзәлия ханым...