Кушманская сельская библиотека - филиал № 9

ХХI гасыр эпидемиясе.

14 ноябрь-Бөтен дөнья диабет белән көрәш көне.Бу авыруны белгечләр ХХI гасыр эпидемиясе дип атый.Татарстанда шикәр диабеты белән авыручылар саны елдан -ел арта.Безнең Кошман авылында да 18 кеше бу чир белән авырый,шуның икесе балалар.Авыл китапханәсендә укучы-авылдашларыбыз алдында "Шикәр диабетын ничек булдырмаска"дигән әнгәмә-консультация бирелде.Әйдәп баручы методист шикәр авыруының билгеләре,саклану, дәвалану һәм туклану турында мәгълумат бирде.Шулай ук китапханә фондында  булган китаплар  һәм матбугат битләрендә чыккан кинәшләр белән танышырга тәкъдим итте.