Балачак- гүзәл чак.
Балачак-гүзәл чак,
Була ул бер генә.
Һәркемнең күңелендә
Калачак гомергә.
Кечкенә чагында
Уйныйсың,көләсең.
Елларның үткәне
Сизелми,күрәсең.
Китапханә "Балачак-гүзәл чак" дигән бәйрәм уздырды.Бәйрәмнең кунаклары "Кояшкай" мәктәп яны ял һәм сәламәтләндерү лагеры балалары. Балалар күп төрле кызыклы,мавыктыргыч уеннарда һәм ярышларда катнашып вакытның узуын сизмидә калдылар.Җиңүчеләргә бүләкләр тапшырылды.