Кушманская сельская библиотека - филиал № 9

Милли тәрбия- милләт киләчәге

 Миллилек ул- кечкенәдән,

 Җанда булырга тиеш!

Әннә,-диеп тел ачылу

Иң кирәкле,күркәм эш!

Түбәтәйле һәм калфаклы-

Сабантуй бәйрәмнәре.

Милләтемнең һич җуелмас-

Күркәм гореф-гадәте!

Китапханәдә ел саен 2019 елда туган кыз балалар һәм аларнын ата-аналары белән очрашу уздырыла.Быелгы очрашу "Милли тәрбия -милләт киләчәге" дигән исем астында үтте.Һәр милләт кешесе өчен иң моңлы көй-үзенең милли көе,иң матур ,иң кадерле тел-үзенең туган теле,иң матур милли кием-үз милләт киемнәре,иң тәмле аш-милли ашлар.Милли тәрбия,мирас турында фикер алышынды.Милли рухлы уеннар уйналды,киеп килгән милли киемнәргә югары бәя бирелде.Туган телебездә балалар матур шигырьләр сөйләделәр.Милли ризыгыбыз юка белән чәй эчелде. Алдагы юбилей елына ата-аналар белән максатлар куелды.

Матур гадәт дәвам итү

Әби-бабай йоласын.

Балаларны тәрбияләү

Китереп бар чарасын,

Телен белгән беркайчан

Югалтмас ул кыйбласын.

Гореф-гадәт,милли йола

Тәрбиянең асылы.

Элеккесен онытмасын

Һәрбер татар баласы.