Мәдрәсәдә ачык ишекләр көне.
16 апрелдә Югары Кошман мәдрәсәсендә ачык ишекләр көне үткәрелде.Китапханә хезмәткәре авылдашларыбыз алдында ислам дине үсешенә зур өлеш керткән остазбикә Рәшидә абыстай Исхакыйга багышлап "Яшәү мәгънәсе"дип исемләнгән искә алу чарасы да уздырды.Тормышына һәм иҗатына багышланган презентация күрсәтелде.