Кушманская сельская библиотека - филиал № 9

2017ел-"Татар милли ашлар елы".

Легендар кулинар,аш-су остасы Ю.Ә.Әхмәтҗановның тууына быел 90 ел.Шул уңайдан татар милли аш-суының традицияләрен популярлаштыру максатында 2017 ел "Татар милли ашлар елы"дип игълан ителде.Авыл китапханәсе мәктәп  укучылары белән берлектә "Татар ашлары көне"үткәрде.Бу көнне татар халык ашларыннан хит-парад дип аталган күңелле һәм "тәмле"чара уздырылды,күргәзмәләр һәм презентация күрсәтелде.Хит-парад барышында һәрбер сыйныф төрле татар халык ашлары хакында мәгълүмат бирде.Танышуда беренче булып Кошманның бренды булган юка иде,икенче баскычта кош-теле,өченче-өчпочмак,кыстыбый һәм чәк-чәк тәкъдим ителде.Кул күтәреп хит-парадының нәтиҗәсен билгеләү дә оештырылды.Рейтингның беренче баскычын кыстыбый алды.Ашларыгыз һәм чәйләрегез тәмле булсын дигән теләкләр белән тәм дөньясы белән саубулаштык.