Кушманская сельская библиотека - филиал № 9

Бәхетле балачак

 Традиция буенча Кошман авылында  2019 елда туган кыз балалар белән терле-терле матур чаралар уздырыла,быелгысы "Бантик бәйрәме" дигән форматта узды. Нәни "принцессаларыбыз"-Зинира, Таңсылу, Әминә, Язгөлем,Зәйнәп һәм Назлыгөлләр очрашуга матур бантиклары белән килеп бәйрәм рухы тараттылар.Алар әниләре белән бергә уеннарда һәм ярышларда да катнашып активлык күрсәттелләр.