"Хуш киләсен Нәүрүз!"
Кошман мәдәният йортында мәдәният хезмәткәрләре " Тиенкәй"балалар бакчасы белән берлектә"Нәүрүз килә, Нәүрүз!" дип исемләнгән бәйрәм үткәрделәр.Бәйрәмнең төп кунаклары Нәүрүзбикә белән Кыш бабай.Алар бер-берсе белән көч сынаштылар:кашыкка йомырка салып чаптылар,аркан тартыштылар,биеделәр.Яз кызы узышларда көчлерәк булып чыкты,ә Кыш бабай көче беткәнгә күрә хуҗалыкны Нәүрүзбикәгә тапшырды.Нәүрүз кызы хуҗалыкны үз кулына алгачтын балаларга үзенең матур теләкләрен җиткерде.Нәни балалар да Нәүрүзбикәгә шигырьләр, такмаклар әзерләп килгәннәр иде.Бәйрәмнең икенче өлеше төрле-төрле уеннар белән үрелеп барды. Ахырда катнашучылар тәмле Нәүрүз коймаклары белән чәй эчте.Нәүрүз коймагыннан барысыда кәнәгать калды,чөнки Нәүрүз коймагын авыз итсәң,елның уңышлы киләчәгенә ышаныч бар,чирләрнең чире китәр,моңлыларның моңы артыр,дигәннәр борын-гылар.Бәйрәмдә барлыгы 33 кеше катнашты.Ә Нәүрүз бәйрәмен оештыручылар авылдашларына һәм балаларга тагын бер кат шушы шатлыклы,куанычлы көндә язның дәртле сулышын,җәйнең сафлыгын, йолдызларның гүзәллеген, мәхәббәтнең олысын,бәхетнең тулысын теләп,саубуллаштылар!