Милли курчак көне
Кошман авылында халыклар бердәмлеге көне уңаеннан балалар белән "Милли курчак көне" уздырылды.Татарстан-күпмилләтле республика.Ватаныбызда 173 милләт вәкиле яши.Татарлар,руслар,чувашлар...-бер гаилә булып дус,тату гомер итәләр.Чараның төп максаты:балаларда халыклар арасындагы дуслык тойгысын милли курчак аша ныгыту,ихтирам һәм ярату хисләрен уяту иде.