"Тәмле чәй"дә кунакта
Кайбыч китапханәсендә авыллардагы китапханәчеләр катнашында "Тәмле чәй "дигән бик ямьле,күркәм чара булды. "Татар милли ашлары "дигән китапны тәкъдир итү, татар милли ашларыннан оештырылган күргәзмә белән танышу,"Чәй яны-гаилә җаны" дигән темага сөйләшү оештырылды.Мин -Кошман авыл китапханәчесе үзебезнен визит карточкасы булган-милли ризыгыбыз-ЮКА белән таныштырдым.Чарага "Эх,чәйләре" дигән күргәзмәдә оештырып алып килгән идем.Әлеге очрашу чәй табыны артында төгәлләнде.