Кушманская сельская библиотека - филиал № 9

Балачак иле.

  Җәйнең беренче көне күңелләргә җылылык,яктылык,мәрхәмтлелек өсти. 1 июнь- бәхетле балачак бәйрәме-Халыкара балаларны яклау көне билгеләп үтелә.

БАЛАЧАК ИЛЕ.

Урамнары- яшел чирәм,

һавалары-ак болыт.

Җилләр-канатлары икән,

Хыяллары-яктылык.

Алдау-мәкерләрне белми

Гомерләрнең бу иле;

Үтеп кералмый хыянәт,

Кайгылар китә кире.

Законнары-эчкерсезлек,

Буйсыну-шуңа бары.

Диннәре-сафлык динедер,

Әкият-догалары.

Бөтен халкы бертигездер:

Патша да юк,кол да юк.

Бу илдән бер чыгып китсәң,

Кире кайтыр юл да юк.