Кушманская сельская библиотека - филиал № 9

Коръән кичәсе

  Китапханә мәктәп һәм мәдрәсә белән берлектә мәдәният йортында "Коръәнле йорт-иманлы,нурлы йорт"дигән кичә уздырды.Очрашуның төп сәбәбе мөселманнарның изге китабы-Коръән.Кичә дисбе төймәләре кебек Аллаһ,Коръән, Ислам,Иман,Намаз,Мәчет,Мәдрәсә,Иманлы йорт,Иманлы гаилә дигән сүзләрдән төзелгән иде.Чарада йөзләренә иман нуры иңгән кечкенә шәкертләр ислам һәм саннар белән таныштырдылар,ә урта яшьтәге балалар мәдрәсәдә дини белем алучы апалар  ясаган иҗат җимешләрен-шамаилларын күрсәттеләр.Кичәдә шулай ук бүгенге көндә авылы-бызда тырыш,күркәм гомер итеп,балалар һәм оныклар тәрбияләп яшәүче ислам динендә булып Аллаһы Тәгалә кушканнарны үтәп намаз,ураза тотып яшәүче гаиләләр турында әйтелде.