Батырлар-үлемсез !
2021 елның 7нче март көнне,Кошман авылында туып-үсеп,шунда гомер кичерүче хөрмәтле Бөек Ватан сугышы ветераны,авылдашыбыз-Җиһаншин Хәсән Җиһанша улы 97 яшендә дөнья куйды.Бу Кошман халкы өчен зур югалту... Бу көн,батырлар сафының иң озын тормыш юлы узган,тыныч имин тормышта да зур эшләр башкарган,Кошман авылының соңгы сугыш ветераны-Җиһаншин Хәсән абый белән хушлашу көне булып тарихка уелып калыр.Хөрмәтле авылдашыбыз,мәрхүм Хәсән абыйның авыр туфрагы җиңел,урыны оҗмах түрләрендә булсын.
Батырлар-үлемсез!
Сез-яшәрсез-
Безнең җанда,безнең -хәтердә!
Онытмаслар килер буыннар да-
Җирдә тирән Сезнең тамырлар!
Исемегезне алтын хәреф белән,
Уеп язар килер гасырлар!..