"Каз канаты-май канаты"
Кошман мәдәният йортында туган тел һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан "Май канаты ясау"бәйрәм-йоласы уздырылды.Чараның төп сәбәбе яшь буынга борынгыдан калган бәйрәм-йоласын күрсәтү-яңарту иде.
"Табышмак әйтәм:таба төш!
Таба алмасаң,утка төш.
Кайнанаң биргән ак яулыкны
Сары майга мана төш."
Татар халкы иҗат иткән табышмакка бик сирәк кеше җавап бирә ала.Сәбәбе май канаты һәм май канаты эшләү,ул артык авыр эшләрдән булмасада,кызганыч югалып бара.Балалар осталык-дәресеннән соң үзләре дә май канатлары эшләп безне сөендерделәр.
"Эш беткәч уйнарга ярый"дигәндәй укучылар табышмаклар,мәкаль-әйтемнәр,шаян сүзләр белән күңел ачып уеннар уйнап бәйрәмне дәвам иттеләр.