#cолдатальбомы
Бөтендөнья татар конгрессы,"Татарлар" газетасы Ватанны саклаучылар көне алдыннан "Солдат альбомы"дигән конкурс игълан итте.Бу бәйгедә Кошман авыл китапханәседә авылдашларыбызның хәрби хезмәт истәлекләрен-солдат альбомнарын барларга булды.Бүгене язмамда ватан алдындагы бурычын 1975-1977 елларда Германияда үтәп кайткан ир-егетебез Назмутдинов Роберт Рафил улы.
1957 елның 17 апрелендә Кайбыч районы Кошман авылында дөньяга килә.Туган авылы Кошман һәм Кайбыч мәктәпләрендә белем ала.Казан шәһәрендә профессиональ техник училищеда крановщик һөнәрен үзләштерә.1975 елда солдат хезмәтенә алына.Ул хәрби бурычын ике ел Германияда хезмәт итә. 1977елның 30 ноябрендә уңышлы тәмамлап,туган авылына кайта.Өйләнә,кызы һәм малае бар.Бүгенге көндә Кошманда тора,лаеклы ялда. Роберт абыйның солдат альбомын кулга алып караганда Армия тормышы турында язган бер сәнгать әсәренә тиңләп,аның шундый эчтәлекле һәм матур итеп бизәп эшләгәненә сокланасын.Альбомның ясалышына кырык өч елдан артык вакыт узса да,ул бик якшы сакланган.Бу кадерләп саклаган аклы-каралы фотолардан да кадерле ядъкәр юктыр ул. Монда аның ике ел яшьлек тормышы,хезмәттәшләренең кулъязмалары,теләкләре,адреслары язылган.Сезгә дә солдат альбомы буенча сәяхәт оештырабыз.