Килен токмачы
Кошман мәдәният йортында Такташ урамында яшәүче ханымнар белән "Килен токмачы" кисү буенча остаханә оештырылды.
"Яңа төшкән киленне дә,
Уңганлыкта сыныйлар.
Токмач вак булган саен-
Аны ныграк мактыйлар.
Ерак бабамнардан килгән,
Сый-хөрмәт-токмач ашы.
Шуңа пәһлевандай көчле
Татарларда ир заты.
Милли гореф-гадәтләрне,
Килер буын да белсен!
Яшь киленнәр сөйгәненә-
Токмач ашы пешерсен!"