Әдәби һәйкәл
Кошман китапханәсендә "Әдәбият дөньясы" дигән бүлектә чираттагы яңа китапка күргәзмә оештырылды.Айгөл Әхмәтгалиеваның "Туташ"романы татар театрына нигез салучыларның берсе булган Сәхибҗамал Гыйзаттуллина-Волжская язмышы турында.Әсәр тарихи вакыйгалар белән үрелеп бара.Романда әдибә артистканың бәхете һәм бәхетсезлеге, мәхәббәте,шәхси фаҗигасен яза. "Сәхибҗамал Гыйзатуллина-Волжская турындагы әсәр-мәдәни-рухи тарихыбыз"-ди язучы Факил Сафин .