Гаилә,мәхәббәт,тугрылык.
Һәр кеше яшәсә омтылып
Яхшыга - гел үрнәк булырлык!
Тормышның иң матур өлгесе-
Гаилә,мәхәббәт,тугрылык!
Саклансын кабынган хисләрең,
Булмасын беркайчан сулырлык!
Бәхеткә илтүче бер юл бар:
Гаилә,мәхәббәт,тугрылык!
Һәркөнне яшик без яратып,
Күңелгә булсын наз тулырлык.
Киләчәк кояшлы,яшәсә
Гаилә,мәхәббәт,тугрылык!
Гаиләдә ир белән хатынның бер-берсенә мәхәббәтен,гаилә бәхетен,үзара килешеп,тату яшәвен чагылдырган әлеге көн белән барчагызны да чын күңелдән тәбрик итәбез.