Кушманская сельская библиотека - филиал № 9

Яшьнәп үткән гомер. ТАССРның-100еллыгы // 100лет-ТАССР

ТАССРның 100еллыгын билгеләп үткән көннәрдә Кайбыч тарихына тирән эз калдырган шәхесләр белән танышып чыгыйк.Бүгенге героем озак еллар "Правда"колхозы белән җитәкчелек иткән Закиров Мансур Әхмәтҗан  улы. Тырыш,сәләтле оештыручы булып ул хезмәтендә бик күп уңышлар иреште.Җирнең кадерен белгән,тормышның мәгънәсен аңлаган җитәкче исемен горур йөртте.Шәхси үрнәге,хезмәт сөючәнлеге белән халык арасында абруе зур иде.

"Фидакарьлек изге теләк белән,

Халкын өчен куйган хезмәтең.

Сез-мәңге онытылмас шәхес,

Яулагансың халык хөрмәтен"