"Кеше китә-җыры кала"
27 март-Татар Халкык шагыйре Роберт Миңнуллин вафат.
"Шәммәт таллары сагыныр,
Уйдадыр Сөн буйлары.
Китеп барды җырлый-җырлый
Җыр яраткан уллары...
Әнкәйләргә багышланган
Җырлары ятим менә.
Әнкәйсез калганнар гына
Югалту зарын белә.
Бар Әнкәйләр моңсу бүген
Роберт абый тын калгач.
Мәгърур агач кебек шәхес
Түзәлми китеп аугач.
"Татарларым!" дип янды да,
Туган тел дип сызды Ул.
Ә гомерен балалар дип
Иҗат итеп узды Ул!
Без дә шул шигъри учактан
Очкын алган бер буын.
Шигырь яратучыларга
Сузды Ул ярдәм кулын.
Бөекләр киткән гасырлар
Җыр-кеше гомерендә.
И Шагыйрь! Озак яшәрсең
Халкымның күңелендә. " Гөлнур Айзат. Буа.
Роберт Миңнуллин халкыбыз,телебез,милләтебез өчен куйган хезмәте тарихларга язылып,халкыбыз күңелендә мәңге сакланыр!