3 март-Бөтендөнья язучылар көне.
Кошман мәдәният йортында бөтендөнья язучылар көне уңаеннан шигъри җанлы авылдашларыбыз белән очрашу оештырылды.Җыелуның төп сәбәбе - ШИГЫРЬ."Шигырь генә димә,ул зур байлык! Ханнар хәзинәсе торырлык. Меңнәр җанын уятырлык итеп,Шигырь яза алу-горурлык!!!"-Әйе шигырь язу үзе зур горурлык.
Очрашуның беренче өлешендә әйдәп баручы методист Әльмира Шәрифуллинаның "Каюм коесы" дигән поэмасы белән таныштырды.Каюм Насыйригә багышланган бу шигъри әсәр шәхесне тирәнтенрәк аңларга ярдәм итә. Икенче өлешендә сүзне авылыбызда яшәп иҗат итүче Насрутдинова Роза апа,Фәизова Зөһрә һәм Мотыйгуллина Сания апаларга бирелде.Алар үзләренен иҗат җимешләрен тәгъдим иттеләр.Шагыйрәләрне бәйрәм көне белән котлап каләмнәренә иҗади озын юллар теләдек.