Батырларның даны мәңгелек
Кешелек дөньясына кайгы-хәсрәт китергән Бөек Ватан сугышы тәмамлануга җиде дистә елдан артык вакыт узса да,аның ачы кайтавызы әле бүген дә яңгырый.Сугыш утын кичкән,яу кырында башын салган солдатларның батырлыгы,тылдагы авырлыклар турындагы хатирәләр олылардан яшьләргә күчә бара.Хәтер онытылмый,ул әнә шул хатирәләрдә,фронттан килгән хатларда,шул чор фотоларында саклана. Кошман авылында туып-үскән Әүхәдулла Гарифуллинның фронтта төшкән фотосүрәте райондашыбыз фронтташ дуслары аркылы табылды.Туганнары фронтовик абыйлары турында истәлекләр белән уртаклаштылар.