"Җиңүнең 75 еллыгына - 75 көн"
Кошман авылының мәдәният хезмәткәрләре мәктәп белән берлектә "Җиңүнең 75 еллыгына-75 көн"дигән акция игълан иттеләр.Бу исем белән узган барлык чарада Бөек Ватан сугыш темасына багышлана.25 февраль көнне акцияга старт бирелде.
Хәтер...Бары тик кешеләргә генә хас изге хис.Ул безнең аңда мәңге яши.Яшәп кенә калмый,ә яңадан-яңа буын кешеләрен батырлыкларга өнди,хәзерге гамәлләрне элекке каһарманлыкларга тиңләргә чакыра.
Бөек Ватан сугыш җиле һәрбер гаиләгә диярлек кагылды.Кошманнан һәм Урсак урманчылыгыннан Ватан сагына бик күп кеше китә, шуларның 255 туган авылына кире әйләнеп кайтмый,ә 100 туган җиребезгә җиңү алып кайта.Сугыш каһарманнарының якты исәлегенә куелган һәйкәлгә аларның исемнәре уеп язылган.