Кушманская сельская библиотека - филиал № 9

"Туган якка солдат сәламе"

 Кошман мәдәният йортында "Туган якка солдат сәламе "дигән очрашу кичәсе үтте.Солдатта хезмәт итүче игезәкләр Фәйзуллин Нәфкать белән Шәфкатьнең ата-аналары кичәнең кунаклары иде.Укытучылары Кадырова Айгөл  хәтирәләргә бирелеп мәктәп елларын искә төшерде.Хамидуллина Адилә классташларына сәламнәрен  җыр аша юллады. Солдатларыбызның  сәлам хатлары укылды,яшьләргә теләкләре җиткерелде.