"Яшьлегемә кайтып киләм әле..."
"Яшьлегемә кайтып киләм әле..."-Кошман мәдәният йортында шул исемдәге әдәби-музыкаль кичә белән өлкәннәр декадасына йомгак ясалды.Чараның кунаклары авыл җирлекләрендә өлкәннәребез белән эшләүче ветераннар Советы рәисләре иде.Бергә җыелышып яшь чакларны искә төшерделәр,хатирәләр уртаклаштылар,хыялдагы яшьлеккә кайтып килделәр.Шәйхетдинова Лилия,Сафина Лилия,Лотфуллина Рушания,Рүзия апа,Кадырова Айгөл ,Хикматуллина Кадрия башкаруындагы җырлар һәм биюче кызлар бәйрәмебезнең яме булды.