Кушманская сельская библиотека - филиал № 9

"Айлар солтаны Рамазан"

 Кошман мәдәният йортында "Айлар солтаны Рамазан" дигән балалар бәйрәме уздырылды.Яулыклы кызлар һәм түбәтәйле малайлар Рамазан ае турында шигырьләр укыдылар,изге айда үз-үзләрен тоту кагыйдәләрен искә алдылар."Изгелек агачы" рәсеменә "Син нинди изгелек кыласын?"дигән сорауга җавап итеп зур яшел яфракларга  изгелек сүзләре язып "агач ботакларына" элеп куйдылар. Изге  бәйрәмдә дини уеннар уйнап,догалар укылды.Ахырдан тәм-томнар белән чәй өстәле әзерләнде.