"Алар безгә Җиңү китерде!"
Ватан Геройлары көне .
Мондый бәйрәм өчен 9нчы декабрь очраклы гына сайланмаган. Екатерина II нәкъ менә бу көнне 1769 елда яңа бүләкне раслый - ул Изге Георгий ордены була. Аның белән аерым батырлык күрсәткән сугышчылар бүләкләнгән. Илебездә бу көнне Георгий ордены кавалерларын хөрмәтлиләр. Россиядә бу көнне чын батырларны искә алып, алар турында хәтер яңарталар. Олы Тәрбит башлангыч мәктәбендә әлеге истәлекле датага китапханәче балалар белән "Алар безгә Җиңү китерде!" дип исемләнгән тематик әңгәмә үткәрде.