Большерусаковская сельская библиотека - филиал № 5

Халыклар Бердәмлеге көне.

4 ноябрь - Халыклар Бердәмлеге көнендә Олы Урсак авылы китапханәсендә укучы балалар белән " Бердәмлектә - көч" дип аталган тематик очрашу булды. Балалар белән милләтләр дуслыгы, бердәмлеге турында, шулай ук татар телебезнең мөһимлеге, кирәклеге турында әңгәмәләр алып бардык. Соңыннан алар шушы темаларга багышлап җырлар җырлады, шигырьләр сөйләделәр һәм үзләренең уй - фикерләрен рәсемнәр ясап чагылдырдылар.