"Халыклар дуслыгы-чын дуслык".
Республикабызда йөздән артык милләт вәкиле исәпләнә. Татарстанда татарлар, руслар,марилар, чувашлар, удмуртлар һәм башка милләтләр дус яшиләр. 2021 ел- Татарстанда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы дип игълан ителде. Шул уңайдан Иске Тәрбит китапханәчесе , клуб мөдире белән берлектә "Халыклар дуслыгы -чын дуслык" дип аталган кичә уздырды.