Нәүрүз бәйрәме
Бүген Мөрәле авыл мәдәният йорты каршында мәктәп, мәдәният йорты, китапханә белән берлектә "Нәүрүз бәйрәме" узды. Нәүрүз-язгы көн-төн тигезлеге, табигатьнең яңадан торгызылуы, тормышның тантанасы, мул уңыш елына өмет бәйрәме. "Нәүрүз бәйрәме " - тынычлык һәм игелек, кунакчыллык һәм муллык бәйрәме. Бөтен Җир йөзендә тынычлык булсын. Бу бәйрәмгә зур һәм төрле программа әзерләнгән иде. Чарада катнашучылар җырлар җырладылар, биеделәр, халык уеннары уйнадылар. Тәмле ботка , коймак, баллы ризыклар белән сыйландылар. Мәчет өлкәннәренә балаларны сөендергән өчен аерым рәхмәт/