Тукай әлифбасы
Тукай - татар әдәбияты күгендә янган якты йолдызларның иң зурысы. Татар халкының иң яраткан шагыйре.
2026 елның 26 нчы апрелендә Габдулла Тукай тууына 140 ел була, шул уңайдан Кошман һәм Мөрәле авыл китапханәләре Пушкин картасы буенча Кайбыч мәктәбендә "Тукай әлифбасы" дип исемләнгән әдәби-шигъри чара уздырдылар. Тукай иҗат иткән әсәрләрнең барыгызгада таныш булган геройларын, шигырьләрен алфавит тәртибендә тезеп иҗатына сәяхәт ясалды. Балалар бәйгеләрдә бик актив катнаштылар.