Бишек жыруы
"Тукайны бергәләп укыйбыз" акциясенең чираттагы чыгарылышы шагыйрьнең "Бишек җыруы" шигыренә багышланган . Бөек шагыйребез Габдулла Тукайның бу шигыре балачактан таныш һәм бик якын. Буыннан буынга күчә торган юллар. Гомер буе безне җылыта торган наз.
Йөрәгебез белән тыңлыйбыз һәм Тукайның йөз елдан соң да бүләк иткән җылысын тоябыз.