Әниләр бәйрәме
Һәр елны ноябрь аенда Мөрәле авылы китапханәсе мәдәният йорты белән берлектә Әниләр бәйрәме уздыра.25 ноябрь көнне терлекчелектә эшләгән һәм хәзерге вакытта да эшли торган әниләрне чакырдык.”Сөтлебикә хуҗабикәләре” исеме астында тематик-музыкаль кичә үткәрдек. Сыйлы көнең сыер белән дип әйтә борынгылар.Сызылып таң аткан чакта күпләр, йомшак мендәрләренә чумып мамыктай юрганнарына төренеп татлы гына йоклый бирә. Ә сыер савучы гомер бакый таптап уздырган такыр сукмагыннан эшенә ашыга. Терлекче җаваплы хезмәт. Фермалар савымчыларны, бозау караучыларны,терлекчеләрне һәр көнне көтә, алар өчен җил-давыл да, кар-буран да эшкә киртә түгел.Үз эшенә җаваплы караган терлекче малларның ач калуына, суга тилмерүенә юл куймый. Менә бәйрәм көнне без аларны зурладык. Бәйрәм бик җанлы үтте. Җырладык та, биедек тә. Презентация күрсәттек.Бәйрәм чәй табыны артында дәвам итте.