Туган көнең белән Кайбычым
Кайбычы районының туган көне җитте: 19 апрельдә аның мөстәкыйль район булып яши башлавына 26 ел тула. Шушы еллар эчендә ул танымаслык булып үзгәрде. Бүген районыбызның кайсы гына авылына барсаң да, андагы матур үзгәрешләргә тап буласың. Мөрәле авылы халкына авыл үзешчәннәре зур тамаша концерт күрсәттеләр. Хөрмәтле Кайбыч халкы, чит җирләрдә яшәүче якташларыбыз! Сезне ихлас күңелдән Кайбыч районының туган көне белән котлыйбыз.