Әй син, Нәүрүз чибәре, язлар белән кил әле.
Мәдәният йорты каршында китапханә, мәктәп, мәдәният йорты белән берлектә Әй, син Нәүрүз чибәре, язлар белән кил әле!” дип исемләнгән милли бәйрәм үткәрдек. Ике көн буе балалар белән такмаклар әйтеп, йорттан-йортка кереп ярма,күкәй,май җыеп йөрдек.Бәйрәм көнне “Нәүрүз боткасы” пешердек, самаварда чәй кайнаттык, коймак пешердек. Бәйрәм сценарий буенча алып барылды. Бәйрәмгә районнан Бикбова Фатыйма Шәүкәт кызы килгән иде. Ул авыл халкын Яз бәйрәме Нәүрүз белән котлады.